Слова песни Зо-лай-ла (Зө-Ләй-Лә) — Жайге сабан туе (минус)


Полный текст песни


1) Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда, Иң бәхетле кеше булам туган якка кайтканда.

кушымта: Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.

2) Тирә-юньдә бар авыллар Сабантуйга җыелганнар, Чиккән сөлге колгаларда батырларга җыйганнар.

кушымта: Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.

3) Җыелыша бар туганнар ата-ана йортына. Җәй бәйрәме, хезмәт туе – әйдә Сабан туена!

кушымта: Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. Әйдә, әйдә Сабан туена!





Текст добавил: Андрей Курышев