Слова песни татарский медляк — Сөю
Полный текст песни
Әкрен-әкрен генә тибә йөрәк...
Моңсу аңа дөрләп яна алмагач...
Арып-талып хәлдән тайган, ахры,
Хисләренә җавап таба алмагач...
Сөю, назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк...
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк, йөрәк...
Ул яраткан, ул хисләрен, назын,
Җанын бүләк иткән, кызганмаган...
Соңгы тамчысына кадәр биргән,
Үзенә җылысы да калмаган...
Сөю, назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк...
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк, йөрәк..
Ялгызлыктан туйган ул яшь йөрәк
Сөю утында кабат янармы?..
Җәфаланган йөрәк берәр кайчан
Үзенә тиң йөрәкне табармы?..
Сөю, назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк...
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк, йөрәк..
Моңсу аңа дөрләп яна алмагач...
Арып-талып хәлдән тайган, ахры,
Хисләренә җавап таба алмагач...
Сөю, назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк...
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк, йөрәк...
Ул яраткан, ул хисләрен, назын,
Җанын бүләк иткән, кызганмаган...
Соңгы тамчысына кадәр биргән,
Үзенә җылысы да калмаган...
Сөю, назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк...
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк, йөрәк..
Ялгызлыктан туйган ул яшь йөрәк
Сөю утында кабат янармы?..
Җәфаланган йөрәк берәр кайчан
Үзенә тиң йөрәкне табармы?..
Сөю, назга сусаган җаныма
Тиңдәш йөрәк, аңлау, терәк кирәк...
Чыдамаслык әрнү-сагышларга
Ничек түзсен телгәләнгән йөрәк, йөрәк..
Текст добавил: Андрей Курышев