Слова песни татарские песни — Яратам (NEW 2012)


Полный текст песни


Син генә, мин генә - якты җирдә,
Без икәү гел бергә,
Кояш белән
Яктыртылган
Аяз болытта.

Син генә, мин генә - җиңел генә
Очабыз һавада
Сөю тулы
Зур корабта
Ап-ак болытта

Припев:
Яратам, юксынам,
Кил, бәгерем, юатам.
Мин сине сагындым
Татлы сөйгән яр минем.

Куллардан кулларга хисләр аша
Йөрәктән йөрәккә
Җыр агыла
Күңелләрдән
Ап-ак болытка.

Һавада йолдызлар – безгә карап,
Сокланып яналар
Төнге күктән
Бик биектән
Безнең болытка.

Припев.




Текст добавил: Андрей Курышев