Слова песни Татарча баян — Өнсә авыл көе


Полный текст песни


Безнең авыл өсләрендә
Йолдыз яна яктырак ла;
Айга да йолдыз бик якын,
Син генә миннән ерак.

Исмә/ә/ле, җил, тукта /ә/ле, җил,
Өзмә гөлләр чәчәген лә;
Алга килми белеп булмый
Башның ни күрәчәген.

Кыйблалардан искән җилдән
Бөгелә талның нечкәсе лә;
Йөрәгемнең саф җиреннән
Чыга сагыш чишмәсе.

Сызылып таңнар аткан чакта
Ямансу була язын ла;
Аерыласын алдан белдем —
Ялгыз күрдем кыр казын.





Текст добавил: Андрей Курышев