Слова песни Салават — Уйна, гармун! (Играй, гармонь!)


Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!
Эрет әле күңел бозларын.
Сөймәгәннәр сөйсен,
Ялкыннарда көйсен,
Шатлыкларга, шатлыкларга
Күм син дөньяны.

Уйна, гармун, уйна!
Сыздырыплар уйна!
Тыпырдатып биеп китсеннәр.
Көлмәгәннәр көлсен,
"Яшәү — рәхәт", — дисен.
Күз яшьләре, күз яшьләре
Булса — кипсеннәр!

Уйна, гармун, уйна!
Армый-талмый уйна!
Җырлармын мин сиңа кушылып.
Халкымны яратып,
Сагышын таратып
Җырлармын мин, җырлармын мин
Гүзәл кош булып.




Текст добавил: Андрей Курышев