Слова песни Малика — Язгы гөлем


Полный текст песни


Томанлы көн сыман күз карашың.
Үпкәләвең юкка түгелме?
Йә, елмайчы, бәгырем, язгы гөлем,
Әрнүләрен басып күңелнең.

Пар күгәрчен кебек гөрләшкәндә
Мәхәббәткә нигә күләгә;
Керсез сөюемә, язгы гөлем,
Авыр сүзләр белән түләмә.

Илтифатсыз булсам кайчакларда,
Кичер мине, юк-бар уйлама;
Калдыр мәхәббәтең, язгы гөлем,
Яшьлегеңнән алтын туйга да.






Текст добавил: Андрей Курышев