Слова песни IndiVa — Я, әйт әле… на звонок


Полный текст песни


Үз –үземә сораулар еш бирәм,
Җаваплары юк, синнән көтәм.
Я әйт әле, нигә шулай була?..
Сөю китергән гөлем сула.

Кичә генә син минеке идең,
Кем гаепле, ник ташлап киттең?
Я әйт әле, -бу төш кенә,- диеп.
Мәхәббәтем көтә өзелеп.

***
Кояш та миңа сүнгәндәй булды,
Аем да каядыр югалды.
Я әйт, нигә соң тормыш шаярды?
Алтын алмам бит, эх, югалды...

Башка бер кемгә ышана алмам,
Я әйт, нигә әйтмәдең алдан?
Синең мәхәббәт булган бит ялган,
Хисләрдән яралы эз калган...




Текст добавил: Андрей Курышев