Слова песни АЙФАРА — Өмет


Полный текст песни


Өмет.

К.: Язлардан өмет өзмим әле һаман,
Күңлеңдәге бозлар эрер дип.
Син генә ләкин мине уйламадың да –
Араларны киттең җимереп...

Берүзем калдым караңгы төндә,
Яңгыр булып тамды яшьләрем...
Аңларга мине, мине теләмәдең дә -
Карамадың, киттең, дәшмәдең!

Ялгыштым, беләм, ләкин кем ялгышмаган
Сикәлтәле тормыш юлында...
Яратам сине, син генә кирәк миңа –
Сөю канатларын каерма!!!

К.: Язлардан өмет өзмим әле һаман,
Күңлеңдәге бозлар эрер дип.
Син генә ләкин мине уйламадың да –
Араларны киттең җимереп...

24.04.2006 г. Р.И. Галимов





Текст добавил: Андрей Курышев