Слова песни Алина Даутова — Ак күлмәкләрем (рингтон)


Полный текст песни


"Ак күлмәкләрем"
1) Балдаклар кидергән идең,
Вәгъдәләр биргән идең.
Икәү булсак барысына да
Түзәрбез дигән идең.

к/а. Ак күлмәкләрем каралды
Каралды күңелләрем.
Йокысыз узган төннәрдә
Ни генә кичермәдем.
Сөюемнең бәхетеннән
Чәчкәгә күмелмәдем,
Сынадың түземнәремне
Сынмадым, бөгелмәдем.

2) Минем йөрәк яраларын
Чак-чак төзәлгән дидең.
Бәхетле итә алмасаң да,
Бәхетсез итмә дидем.

к/а.

3) Киртәләр үтәлмәдең,
Бәхетле итәлмәдең.
Бәхетсез итмичә генә,
Итмичә китәлмәдең.

к/а.

4) Баллы телләрең кемнәрне
Балдаклы итәр икән?
Балдаклар алыштырырга
Гомерең җитәр микән





Текст добавил: Андрей Курышев