Слова песни ♫Гульсима Мазитова — «Мамык карлар» Э Хаматнурова кое-Г Шаймухаметова суз


Полный текст песни


Мамык карлар оча җилләрдә
Җәйләрем дәкышлар килгән мени
Мамык карлар оча тирәктән
Күңелемә болыт кунган мени-
Сагышларым тама йөрәктән(2)

Кушымта:
Җәйгә килеп кышлар адашкандай
Мин адаштым чит- ят җирләрдә.
Сокландырып чакыралар кебек:
Мамык карлар оча җилләрдә

Туган җирнең шаян табигате
Эссе җәйдә буран уйната.
Кышларымны,ап-ак карларымны
Сагындыра һаман, уйлата(2)

Кушымта:
Җәйгә килеп кышлар адашкандай
Мин адаштым чит- ят җирләрдә.
Сокландырып чакыралар кебек:
Мамык карлар оча җилләрдә

Торган җирдә туган җирләр газиз
Сагындыра хәттә карлары.
Адашкан кош булып гомер узган
Ике арадакалган зарлары.

Кушымта:
Җәйгә килеп кышлар адашкандай
Мин адаштым чит- ят җирләрдә.
Сокландырып чакыралар кебек:
Мамык карлар оча җилләрдә





Текст добавил: Андрей Курышев