Слова песни Әнвәр Нургалиев — Әлшәем минем


Полный текст песни


Әнвәр Нургалиев - Әлшәем минем
(Г.Рәшитова сүз., муз. У.Рашитов)

Борманалып ага Дим сулары,
Ярларында шаулый таллары.
Талларыңда сайрый кошлары —
Шуңа ямьле Әлшәй яклары,

Әлшәем минем, яшәгән җирем,
Тик сина гына бәйле язмышым минем.

Яшел-хәтфә урман-кырлары,
Җилләреңдә курай моңнары.
Кошларның да моңлы җырлары —
Шуңа матур Әлшәй яклары.

Әлшәем минем, яшәгән җирем,
Тик сина гына бәйле язмышым минем.

Алсуланып ата таңнары,
Таңкызыңдай сылу кызлары,
Бахадирдай батыр уллары —
Шуңа данлы Әлшәй яклары.

Әлшәем минем, яшәгән җирем,
Тик сина гына бәйле язмышым минем.
------------------------------------------------
группа Анвара Нургалиева
(http://vk.com/anvarnurgaliev)





Текст добавил: Андрей Курышев